Log In
Register

Nardughan Full Album Lyrics

Baradj - Nardughan cover art
Band
Album

Nardughan

(2011)
TypeEP
GenresFolk Metal, Progressive Metal, Experimental Metal, Post-Metal
Album rating :  –
Votes :  0
Lyrics > B > Baradj Lyrics (3) > Nardughan Lyrics (3)
Submitted by level 21 록스타 (2017-09-26)
1. Сөмбел-Нәүрүз (3:33)
Язгы урманнын яшел буйсыны
Салкын кулләрнен комеш дулкыны
Һәм бәллүр сулы чишмэнен янында
Без көенеп хушлаштык мәнгегә

Җил безгә юлны курсәтте
Кайгырган куңелне юатты
Тик язнын яме шиңде йөрэктэ
Чөнки син мине калдырдын мәнгегә

Шәүлә булып чыгам бусага
Изге өмет талпына һавада
Тояк тавышы сизәргә ышанам
"Азат Боркетем" дип хаман чакырам

Көзге урманның гәрәбә күлмәге
Кайтты сугыштан ильтэбәр гаскәре
Чит далада калган кабере
Болгар байрагы саклар хэтерне
2. Нардуган (5:03)
Еракта еракта Кала Тау өстендә
Учаклар якканнар Нардуган төнендә
еракта еракта Зәй бозы өстендә
Җигемнәр чабыша Нардуган көнендә

Ә күптән бу җирдә яшәгән диюләр
Кала тау өстендә әче бал эчкәннәр
Пешерү алымын зур сакта тотканнар
Нардуган төнендә бер йотым татканнар

Болгар әмире бу җирне яулаган
Зәй сулары кызыл кан булганнар
Яшел болынны мәетләр каплаган
Кыю дияюләр мәнгегә югалган

Тик кыш уртасы айлыра җитешкәч
Яңа кояшның нурлары күренгәч
Ур артында ишетелә тавышлар
Бәйрәм итәләр элеке хуҗалар

еракта еракта Кала Тау өстендә
Әче бал эчәләр Нардуган төнендә
Еракта еракта Кала тау өстендә
Диюләр мирасы комган төбендә
3. Дала-Иясе (3:17)
Яшенни офык тирәсе
Йолдызлар җиргә атыла
Аларны җыя Дала Иясе...
...Таң Алдында

Һәр йолдыздан брәр җайдак
Йефек яшергән йөзләрен
Билгеләре: фирүз балдак,
Шул ук төстә дә күзләре

Гарасат ияргә тотылган,
Күкри көлә Дала Иясе.
Хунн кылычына язылган.
“Кыйбат азатлык бәясе”

Җайдаклар тел тыйган
Сонгы әмер көтәләр
Көмеш ай нурында
Ялтырый фирүз күзләр
Таң ата ялтрый күзләр
Җайдаклар кузгалдылар
Елмаеп үтерәләр
Атларын ярсыталар.

Гарасат ияргә тотылган,
Күкри көлә Дала Иясе.
Билгезес кәбергә язылган.
“Түләүсез азатлык бәясе”

Яшенни офык тирәсе
Йолдызлар җиргә атыла
Аларны җыя Дала Иясе...
...Таң Алдында
Info / Statistics
Artists : 34,238
Reviews : 7,823
Albums : 121,882
Lyrics : 149,338